31/07/2018
Игътибар! Педагогик кадрлар əзерлəү буенча ачылган яңа юнәлешләргә керергә теләүче абитуриентлар өчен мөһим хәбәр!
Gabdulla Tukay Division of Tatar Philology and Culture of
Leo Tolstoy Institute of Philology and Intercultural Communication KFU
Gabdulla Tukay Division of Tatar Philology and Culture continues traditions of more than bicentennial history of Kazan University. The Division graduates specialists in the field of the Tatar language and literature, fine arts and design, while also offering additional specializations in bachelor degree programs such as information technologies, translation, ethnic design, choreography, journalis
31/07/2018
Игътибар! Педагогик кадрлар əзерлəү буенча ачылган яңа юнәлешләргә керергә теләүче абитуриентлар өчен мөһим хәбәр!
Игътибар!
Татарстан Республикасының милли белем бирү системасында эшлəү өчен педагогик кадрлар əзерлəү буенча дүрт юнəлеш ачылды.
Көндезге бүлектә:
- Педагогик белем бирү.Тарих һəм җəмгыять белеме;
-Педагогик белем бирү.Математика һәм информатика;
-Педагогик белем бирү.Музыка һәм өстәмә белем.
Читтән торып уку бүлегендә:
- Педагогик белем бирү. Мәктәпкәчә белем бирү белән башлангыч белем бирү.
Барлык кызыксынучыларны, аларның ата-аналарын 30 нчы июль көнне Татарстан урамы 2 нче йортта урнашкан Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 239 нчы аудиториясендә көтеп калабыз! 11:00 сәгатьтә көндезге бүлек турында, 13:00 сәгатьтә читтән торып уку бүлеге турында мәгълүмат алып булачак.
Уважаемые абитуриенты!
Казанский федеральный университет в соответствии с заказом Правительства Республики Татарстан объявляет дополнительный прием на подготовку педагогических кадров по следующим направлениям бакалавриата:
44.03.05 Педагогическое образование. Родной (татарский) язык и литература и начальное образование (заочное обучение, 6 лет). Вступительные испытания: обществознание – ЕГЭ, математика – ЕГЭ, русский язык – ЕГЭ.
44.03.05 Педагогическое образование. Родной (татарский) язык и литература и дошкольное образование (заочное обучение, 6 лет). Вступительные испытания: обществознание – ЕГЭ, математика– ЕГЭ, русский язык –ЕГЭ.
44.03.05 Педагогическое образование. Музыка и дополнительное образование (в билингвальной образовательной среде) (очное обучение, 5 лет). Вступительные испытания: обществознание – ЕГЭ, русский язык – ЕГЭ, музыка (собеседование).
44.03.05 Педагогическое образование. Математика и информатика (в билингвальной образовательной среде) (очное обучение, 5 лет). Вступительные испытания: обществознание – ЕГЭ, математика – ЕГЭ, русский язык – ЕГЭ.
44.03.05 Педагогическое образование. История и обществознание (в билингвальной образовательной среде) (очное обучение, 5 лет). Вступительные испытания: обществознание – ЕГЭ, история – ЕГЭ, русский язык – ЕГЭ.
Срок завершения приема документов, необходимых для поступления, от лиц, поступающих на обучение – 15 августа.
Пункт приема документов: г. Казань, ул. Профессора Нужина, 2;
КСК УНИКС, 4 этаж, фойе
Контакты: Институт филологии и межкультурной коммуникации им.Льва Толстого, г. Казань, ул. Татарстан, 2, тел.: 8(843)292-58-11, 8(843)292-42-90.
21/07/2018
ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕНДӘ ЯҢА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ АБИТУРИЕНТЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе өстәмә белгечлекләргә абитуриентлар кабул итә. Татарстан Республикасының милли белем бирү системасында эшлəү өчен педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды:
Педагогик белем бирү. Тарих һəм җəмгыять белеме (көндезге бүлек, уку вакыты биш ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), тарих (БДИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш.
Педагогик белем бирү. Математика һәм информатика (көндезге бүлек, уку вакыты биш ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), математика (БДИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш.
Педагогик белем бирү. Музыка һәм өстәмә белем бирү (көндезге бүлек, уку вакыты биш ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), музыка һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш.
Педагогик белем бирү. Туган тел (татар теле), әдәбият һәм мәктәпкәчә белем бирү (читтән торып уку бүлеге, уку вакыты алты ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), татар теле (тест яки БРИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш. Татар теленнән бердәм республика имтиханы бирелмәгән булса, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә тест язарга мөмкин.
Педагогик белем бирү. Туган тел (татар теле), әдәбият һәм башлангыч белем бирү (читтән торып уку бүлеге, уку вакыты алты ел). Укырга керү өчен җәмгыять белеме (БДИ), татар теле (тест яки БРИ) һәм рус теленнән (БДИ) имтихан бирелгән булырга тиеш. Татар теленнән бердәм республика имтиханы бирелмәгән булса, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә тест язарга мөмкин.
Һәрбер юнәлеш буенча 25 бюджет урын каралган. Көндезге бүлеккә кергән студентларга 15 мең стипендия түләнәчәк. Татарстан урамы 2 нче йортта урнашкан Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә үтәчәк татар теленнән имтихан бирү көне әлегә билгесез. Документларны кабул итү 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
Алсу Сәлахова
16/07/2018
АБИТУРЕНТЛАР ИМТИХАНГА ӘЗЕРЛӘНӘ
Мәктәп укучылары да, студентлар да җәйге каникулларда, ә Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе абитуриентлары тырыша-тырыша татар теленнән имтихан бирергә әзерләнәләр. Югары мәктәптә 9 июльдән башланган әзерлек курсларынының бүген соңгы көне. 14 абитуриентның татар теленнән белемнәрен тирәнәйткән Рамилә Камил кызы Сәгъдиева безгә курсның максаты турында сөйләде:
– Килгән абитуриентларның билгеле бер эзлеклелектә белемнәрен ныгыту һәм аларга шушы имтихан вакытында югары балл җыярга ярдәм итү – безнең төп максатыбыз. Укучыларны башка еллар белән чагыштырганда көчлерәк дип саныйм. Кызганыч, аларның күбесе быел, унберенче сыйныфта белем алганда, татар телен укымаган. Ягъни аларның базалары беркадәр онытылган. Бу татар теле мәсьәләсенә кайтып кала. Без очрашулар вакытында гел әйтә килдек: рус теле, математика, җәмгыять белеменә күбрәк басым ясагыз, дәүләт имтиханнарында югары баллар җыю өчен бу бик мөһим. Аннары сезнең татар теленә әзерләнергә ай-ай ярым вакытыгыз булачак, дидек. Чөнки безнең югары мәктәптә татар теленнән имтихан бирү 24 июльдә, дәүләт имтиханнарыннан соң абитуриентларыбыз тынычланып татар теленә генә әзерләнә алалар. Иң куандырганы шул: аңлата башлагач, татар теленнән белгәннәре исләренә төшә. Димәк, мәктәптә әйбәт укытканнар, укучыларга бары шул белгәннәрен яңадан хәтердә яңартасы гына кала.
Абитуриентлар үзләре татар теле курсы турында нинди фикердә икән соң?
Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән Илдус Хәбибрахманов:
–КФУга керү максаты белән Казанга килгәч, бер брошюра кулыма килеп керде. Курслар турында шуннан укып белдем. Аннан соң Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә танышым белем ала, ул шулай ук татар теле курслары булачагын әйтте. Шул рәвешле әзерләнү минем өчен бик файдалы булды. Үзебездә билгеле бер нигез белемнәр туплап килгән идем, Рамилә Камил кызы шуларны киңәйтергә ярдәм итте.
Казан кызы Айгөл Гайфуллина:
– Мин педагогика, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле юнәлешенә укырга керергә телим. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә керү теләге миндә күптәннән яшәп килә. Курслар турында мин Кече ФһМБИ түгәрәгенә йөреп белдем. Быел татар теле дәресе бик аз керде, без гомумән татар теле белән шөгыльләнмәдек диярлек. Ә бу курсларда бишенче сыйныф материалларыннан башлап бөтен теорияне кабатладык. Курслар белем бирүдән тыш яңа дуслар да бүләк итте, аралашып, бергә-бергә күңелле генә татар теле имтиханына әзерләндек.
Татар теле, әдәбият һәм инглиз теле юнәлешенә аттестатын биргән Зилә Зәйдуллина:
– Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә документларымны тапшырган вакытта мин Рамилә Камил кызы белән таныштым. Курслар турында ул бик җентекләп сөйләп бирде. Татар теле имтиханына әзерлек курсы бик ошады. Бер яктан ул кабатлау булды, икенче яктан җәй көне бик укыйсы килми бит, шуңа күрә курслар үзеңне кулга алырга да ярдәм итте.
Түбән Камадан Мансур Ибраһимов:
– Татар теленә әзерлек курслары бик ошады. Унынчы, унберенче сыйныфта татар телен алай ук яхшы укыдык дип әйтә алмыйм, чөнки башка дәүләт имтиханнарын бирергә әзерләндек. Ә хәзер инде татар теленнән булган белемнәрне яңадан искә төшереп, шулай ук укытучыбыз Рамилә Камил кызының яңа мәгълүматларын ишетеп, татар теленнән имтиханны яхшы гына биреп чыгуга ышаныч артты.
24 нче июль көнне 9:00 сәгатьтә татар теленнән республика имтиханын бирмәгән абитуриентларыбызны Татарстан урамы 2 йортта имтихан бирергә көтеп калабыз. Туплаган белемнәрегезнең файдасын күрегез!
Алсу Сәлахова
12/07/2018
Ты — абитуриент КФУ? Сдал ЕГЭ на сто баллов? Тогда мы тебе даже немного завидуем! Ведь именно «стобалльники» ЕГЭ, а еще победители и призеры олимпиад, поступившие на первый курс в КФУ, получат стипендию в размере от 80 000 до 100 000₽ единовременно⚡
⠀⠀⠀⠀⠀
Стипендию КФУ «Стобалльник» получат уже в начале грядущего учебного года самые талантливые абитуриенты🌿 Цель стипендии — снять со студентов «житейские проблемы» и дать им возможность полностью сконцентрироваться на учебе🎓
⠀⠀⠀⠀⠀
И кстати — ты знал, какие еще стипендии тебя ждут в процессе учебы КФУ, если ты хорошо учился в школе? Например, ежемесячная стипендия студентам 1, 2, 3 курсов — победителям и призерам Всероссийских олимпиад — составляет от 4000 до 15000₽, а повышенная академическая стипендия за достижения в соответствии с постановлением Правительства Российской Федерации от 1000 до 15000₽👏🏻
⠀⠀⠀⠀⠀
И таких самых разных стипендий — около десяти, чтобы узнать обо всех, загляни в группе абитуриентов КФУ vk.com/priemkpfu🔖
⠀⠀⠀⠀⠀
Ну и конечно же, поступай в КФУ — будь лучшим, учись среди лучших!
09/07/2018
ТАТАРИСТИКА ҺӘМ ТЮРКОЛОГИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕНӘ ГЕНӘ КЕРӘМ!
Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына бик тырыш укучылар килә. Мисал өчен, Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә аттестатының оригиналын калдырган Румия Шәехова башка институтка документларын бирергә җыенмый да икән. Ул 273 балл белән педагогик белем: татар теле, татар әдәбияты һәм төрек теле юнәлешенә керергә тели.
– Румия, ни өчен нәкъ менә Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә генә документларыңны тапшырасың? Синең балларың белән башка югары уку йортына да бик җиңел кереп була бит.
–Иң беренче чиратта, әлеге юнәлешне сайларга гаиләм этәргеч булды. Татар телен яратабыз, гаиләдә бары татарча гына сөйләшәбез. Шулай ук мин бик күп олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Шундый татар телле мохиткә кереп киткәч, аннан чыгасы да килми бит. Бар да үзеңнеке, якын. Бу уңышларга ирешергә туган телемә мәхәббәт ярдәм итте, дип саныйм. Һәм, әлбәттә, укытучыларыма зур рәхмәт.
– Тагын нәрсәләр белән кызыксынасың?
– Китаплар укырга бик яратам. Шулай ук рәсем ясарга да бик ошый. Ләкин икесе арасыннан әдәбият күңелемә аеруча якын.
– Студентлык чорыннан, татар филологиясеннән нәрсә өмет итәсең? Нинди хыяллар белән киләсең?
– Студентлык чорым онытылмаслык булуын телим. Хыялларым, чыннан да, зур. Татар теле дөньясында үз исемемне калдырасым килә. Укытучы һөнәрен сайласам да, бәлки, телевидениегә китәрмен дигән уйлар да бар. Балаларны да яратам, шул ук вакытта журналистика да минем өчен чит түгел. Киләчәктә ни булачагын белеп булмый, шуңа күрә төгәл генә кайсы юнәлешкә кереп китәчәгемне әйтә алмыйм.
– Документларыңны тапшырырга кемнәр белән килдең?
– Миңа ышанган, һәрвакыт ярдәм итеп торган әнием һәм укытучым Диләрә Илдар кызы белән. Алар татар филологиясен сайлавымны бик хупладылар, аларның миңа фикердәш булулары мине тагын да илһамландыра.
– Уңышлар сиңа, Румия!
– Рәхмәт!
Алсу Сәлахова
09/07/2018
ДИЗАЙНГА СӘЛӘТ ӘНИДӘН КИЛӘ
Кечкенә чакта бөтен бала да рәсем ясау белән кызыксына: төрле төстәге чуар сурәтләрне әниләргә дә, әбиләргә дә бүләк итеп бирә идек. Ләкин үсә төшкәч, рәсем ясауның шактый катлаулы эш икәнлеген аңлаган яшүсмерләр, яшьләр үзләрен башка өлкәдә эзли башлый. Кече яшьтән үк карандаш, кәгазь, буяуларга мәхәббәтен саклап, талантын үстерә алган кешеләргә сокланасы гына кала.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килә торган дизайн юнәлешенә гаризалар шактый бирелгән инде. Димәк, рәсем сәнгатеннән башка тормышын күз алдына да китермәүче абитуриентлар күп. Шундыйларның берсе – дизайн юнәлешенә аттестатының оригиналын калдырган Тимерлан Асадуллин. Ул безнең белән фикерләрен уртаклашты:
– Минемчә, дизайнга сәләт я бар, я юк. Мәктәптән үк рәсем ясау белән кызыксынып килә идем. Хәзер инде бу җитдирәк төс ала башлады. 9нчы сыйныфтан график дизайн белән кызыксынам. Компьютерда төрле сызымнар ясау бик авыр, ләкин кызыклы эш. Соңыннан әлеге макетны төзүчеләргә ясарга туры килгәнен аңлау җаваплылык хисен арттыра.
“Рәсем ясау сәләте кемнән килгәндер дип уйлыйсың?” – соравына Тимерланның әнисе Ирина ханым кушылып китте:
– Улыбыз дизайн юнәлешен сайлыйм дигәч, безнең исебез китте. Ләкин бу аның фикере һәм без аңа каршы төшә алмыйбыз, ул үз тормышына үзе хуҗа. Яшьтән үк аның мөстәкыйльлеген кысмыйбыз. Кемнән килгән дигәндә, мин әнисе ягыннандыр дип уйлыйм (көлә). Минем абый рәсем ясау белән кызыксына. Әтисе үз ягыннан дип уйлыйдыр инде.
Тимерлан студентлык чорыннан рәхәт уку, кызыксынуының сүрелмәвен тели. Без исә аңа дизайн юнәлешенә керә алуын теләп калабыз!
Техникум бетереп килгән Гөлназ Рамазанова шулай ук документларын дизайн юнәлешенә бирде:
– Әлеге өлкә миңа бик кызыклы. График дизайнның төп кагыйдәләрен генә өйрәндек, белемемне тирәнәйтәсе килә. Күбрәк полиграфик дизайн, ягъни буклет, флаер, реклама банерлары ясау белән шөгыльләнгән идек. Әнием ландшафтный дизайнны бераз белә, безнең бакчабыз бик матур. Дизайнга сәләт аңардан килгәндер дип уйлыйм.
Бик күп рәсем конкурсында катнашкан, техникумны кызыл дипломга бетергән Гөлназның дизайн юнәлешенә керү мөмкинлеге бик зур, аңа да уңышлар теләп калабыз!
Алсу Сәлахова
08/07/2018
АЛСУ САЛИХОВА: “МИН МУЗЫКАГА ГАШЫЙК!”
Бүген инде 7 нче июль. Кабул итү кампаниясе төгәлләнергә биш көн калып бара. Нужин урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан бинада халык шыгрым: абитуриентларның КФУ студенты булу теләге көчле. Бу аңлашыла да, Казан федераль университеты Times Higher Education рейтингында үсештәге илләрнең 100 иң яхшы югары уку йорты исемлегендә тора.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына да конкурс зур. Моны рус, татар, чит ил филологиясе, музыка һәм дизайн классик һәм педагогик белем бирү юнәлешләренә тезелгән чират буенча да аңлап була.
Музыка юнәлешенә кызыл дипломының оригиналын тапшырган Алсу Салихова Яр Чаллыда этноюнәлеш буенча музыка колледжын тәмамлап өлгергән. Безгә ул үзенең уй-хыялларын әйтте:
– Мин музыка белән яшим, музыкага гашыйкмын. Балаларны бик яратам, аларны укыту ошый. Ә музыка гыйлем генә биреп калмыйча, рухи үсешне дә тәэмин итә. Бу шулай ук бик мөһим.
Нинди уен коралларында уйный белүе турында кызыксынгач, Алсу илһамланып сөйләп китте:
– Фортепианода уйныйм. Гитарада үзлектән уйнарга өйрәндем. Бераз аккордионда уйный беләм. Мәктәп елларыннан ук музыка белән кызыксынам. Төрле конурсларда кече яшьтән үк катнашып киләм инде. Быел WorldSkills ярышында катнашып Россия күләмендә өченче урын яуладым. Музыкага сәләтем әти ягыннан, тагын да төгәлрәк әйтсәң, әбидән килгәндер. Татар җырларын бик яратып башкарам.
Алсу Салиховага үзе теләгән музыка юнәлеше буенча укырга керергә язсын! Сәләтле, җыр-моңга гашыйк кызның киләчәге зур булырга охшаган.
Алсу Сәлахова
04/07/2018
Ильяс һәм Нурфия Халиковларның абитуриентларга киңәше