Alima Academy

Alima Academy Чит ил балалары яңа Татар дуслар белән ТАНЫШУ, АРАЛАШУ өчен, ТАТАРЧА УКУ платформасы. ONLINE TATAR MÄKTÄP

ONLINE TATAR MÄHÄLLÄ

Grandma (әби) knows bestie 💅💃Татар телендә сөйләшү өчен кечкенә генә сүзлек 😌Ә сезнең исегездә кайсысы калды? ➡️ A littl...
08/18/2026

Grandma (әби) knows bestie 💅💃

Татар телендә сөйләшү өчен кечкенә генә сүзлек 😌Ә сезнең исегездә кайсысы калды?

➡️ A little dictionary to help you speak Tatar 😌
Which one stuck with you the most?

«ИДЕЛ» яшьләр журналыннан илһамландык | Inspired by “IDEL” Youth Magazine

Татар Аланда узган әти-әниләр һәм балалар конференциясе безнең күңелләрдә аерым урын алды! Балалар үз проектларын әти-ән...
08/10/2026

Татар Аланда узган әти-әниләр һәм балалар конференциясе безнең күңелләрдә аерым урын алды! Балалар үз проектларын әти-әниләре белән бергә әзерләделәр: постерлар ясадылар, презентацияләр төзеделәр һәм чыгышларына әзерләнделәр.

Безнең нәни белгечләр һәркайсы үз темасын тәкъдим итте:
🦋Ильяс – күбәләкнең тормыш циклы турында сөйләде.
🦋Хаким – күбәләк турында җырлар белән уртаклашты.
🦋Салах – күбәләкләр ничек үлә дигән катлаулы сорауга җавап эзләде.
🦋Диана – күбәләкнең бизәкләре турында иҗади арт-проект тәкъдим итте.
🦋Айдар – күбәләк канатларындагы төсләрнең ничек барлыкка килүен аңлатты.
🦋Адәм – үзе әзерләгән «Күбәләк» мемори уены белән таныштырды.
🦋Алина – күбәләк образын бию сәнгатендә күрсәтте.
🦋Кайноа – күбәләкләрнең гаҗәеп супер-көчләрен ачып бирде.
🦋Нур исә «Күбәләк маймыл баласына әни эзләргә булыша» исемле нәни спектакль белән конференцияне матур итеп тәмамлады.

Иң кызыгы - балаларның чыгышларын карарга һәм тыңларга үзләре генә түгел, ә өлкән төркемнәрдән апалар белән абыйлар да килде. Башта кечкенәләр өчен генә дип планлаштырылган конференция көтмәгәндә зур аудитория җыйды.

Бу конференцияның төп нәтиҗәсе - һәр бала зур аудитория алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе алды, ә әти-әниләр белән укытучылар аларның кыюлыгына, акылына һәм сәләтләренә тагын бер кат сокланды. Афәрин, сабыйларыбыз!

#күбәләк

Татар Алан балаларның мәзәк сүзләреннән башка булмый! Сабыйларыбызның көлке (һәм хакыйкатьле!) җөмләләрен сез дә укыгыз ...
08/05/2026

Татар Алан балаларның мәзәк сүзләреннән башка булмый! Сабыйларыбызның көлке (һәм хакыйкатьле!) җөмләләрен сез дә укыгыз 😂🔥

⤵️⤵️⤵️
Tatar Alan just wouldn’t be the same without the hilarious things our children say! 😂🔥

Read some of our little campers’ funniest (and surprisingly truthful!) quotes.

⚜️ Every act of generosity helps preserve the Tatar language and cultureEvery donation becomes part of a child’s journey...
08/01/2026

⚜️ Every act of generosity helps preserve the Tatar language and culture

Every donation becomes part of a child’s journey to their native language and heritage. Swipe through to learn how you can support Alima Academy and the projects closest to your heart ➡️

If your family needs financial support, we’d be happy to hear from you: [email protected].

To every one of our iganäçelär—thank you. ❤️ Because of you, more children can learn, more families can stay connected to their roots, and our community continues to grow. 🌷

⤵️⤵️⤵️
⚜️ Һәр ярдәм татар теле һәм мәдәниятенең үсеше өчен мөһим

Һәр иганә - туган телен өйрәнүенә, үз тамырларын һәм мәдәниятен тирәнрәк танып белүенә үз өлешен кертә. Alima Academy’га һәм күңелегезгә якын булган проектларга ничек ярдәм итә алуыгыз турында тулырак белү өчен рәсемнәрне карагыз ➡️

Гаиләгезгә ярдәм кирәк булса, безгә языгыз: [email protected].

Барлык иганәчеләребезгә дә ихлас күңелдән рәхмәт! ❤️ Сезнең ярдәмегез белән тагын да күбрәк балалар татарча өйрәнә, гаиләләр үз тамырлары белән бәйләнешен саклый, ә мәхәлләбез елдан-ел ныгый һәм үсә🌷

07/30/2026
Tatar Alan’26 тәмам 🥹💜Аландагы 10 көн аерым бер дөнья сыман иде. Без Канаданың иң матур җирләрендә бергә аралаштык, дусл...
07/17/2026

Tatar Alan’26 тәмам 🥹💜

Аландагы 10 көн аерым бер дөнья сыман иде. Без Канаданың иң матур җирләрендә бергә аралаштык, дуслаштык, татар мохите эчендә яшәдек, зуууур бер гаилә булдык 🦋💜

Бу көннәр бик эчтәлекле булды: параллель рәвештә берничә укыту программасы алып барылды, без татарлар тарихын өйрәндек һәм чорлар буенча проектлар әзерләдек. Канадада чын татар ашын уздырдык, гореф-гадәтләребез белән тагын да якыннан таныштык һәм спектакльләр карадык. Сөйләрлек нәрсә әле биииик күп, битебезне күзәтеп барыгыз 💜

⤵️⤵️⤵️
Tatar Alan ’26 is over 🥹💜

Those 10 days at Tatar Alan felt like a world of their own. Together, we explored some of the most beautiful places in Canada, made new friends, and became one biiiiig family. 🦋💜

These days were filled with meaningful experiences. We ran several educational programs in parallel, explored Tatar history, and created projects inspired by different historical periods. We held a true Tatar Aş in Canada, connected even more deeply with our traditions, and enjoyed incredible theatre performances.

And honestly, we have so much more to share… Stay tuned — there’s still a lot to come! 💜

#татар

07/15/2026

Do you want me to say the same thing? 😂💜

#сабантуй #татар

07/15/2026

8 нче көн 🦋💜 | Татар Алан

Бүген без Квебек шәһәренә юл тоттык һәм аның 400 еллык тарихы белән квест аша таныштык! 🔥

Командалар Иске Квебек урамнары буйлап йөреп, шәһәрнең иң кызыклы урыннарын эзләде: Château Frontenac янында фотога төште, Dufferin Terrace астындагы борынгы ныгытма калдыкларын карады, Романовлар гербы төшерелгән тупларны тапты, Breakneck Steps баскычларын санады һәм шәһәр диварларыннан Квебекка сокланды

Квест барышында без Квебекның француз телен һәм мәдәниятен ничек саклап калуын да өйрәндек. Француз сүзләрен татарчага тәрҗемә иттек һәм күптелле җәмгыятьтә милли үзенчәлекне саклау турында сөйләштек 💜

Ә Сабыйлар күңелле сәяхәткә чыгып, Granby Zooда төрле хайваннар белән танышты һәм онытылмас тәэсирләр туплады! 🦁🦒

Тарих, тел, табигать һәм яңа ачышлар — бүгенге көн нәкъ менә шулай истә калды! 🦋

#татар

7 нче көн 🦋💜 | Татар АланБүген Татар Аланда Сабантуй узды! Уйнадык, биедек, көлештек һәм көч сынаштык🥰Сез Квебекта җиләк...
07/14/2026

7 нче көн 🦋💜 | Татар Алан

Бүген Татар Аланда Сабантуй узды! Уйнадык, биедек, көлештек һәм көч сынаштык🥰

Сез Квебекта җиләк бар икәнен белгән идегезме? Без хәзер беләбез һәм тәмләп-тәмләп җиләк җыйдык һәм урманда йөрдек 🍓☀️

Кичке якта әти-әниләр өчен Алимә апа Алима Салахутдинова психодрама үткәрде. Бу очрашу турында без әле аерым постта тулырак сөйләячәкбез 💜

Көнне бургер кичәсе, бию баттлы һәм дискотека белән тәмамладык! 🕺

⤵️⤵️⤵️
Day 7 🦋💜 | Tatar Alan

Today, we celebrated Sabantuy at Tatar Alan! 🔥 We played traditional games, danced, laughed, competed, and had so much fun together. 🥰

Did you know that wild strawberries grow in Québec? We certainly do now! 🍓 We spent time walking through the forest and picking delicious wild strawberries along the way. ☀️

In the evening, Alima Apa Алима Салахутдинова led a psychodrama session for our parents. It was a very meaningful experience, and we’ll be sharing more about it in a separate post soon. 💜

We wrapped up the day with a burger party, a dance battle, and a disco! 🕺

#сабантуй

«Зәңгәр шәл» 🎭💜«Зәңгәр шәл» — татар драматургиясенең иң яраткан әсәрләренең берсе. Кәрим Тинчурин язган бу музыкаль драм...
07/14/2026

«Зәңгәр шәл» 🎭💜

«Зәңгәр шәл» — татар драматургиясенең иң яраткан әсәрләренең берсе. Кәрим Тинчурин язган бу музыкаль драма инде дистәләрчә еллар буе татар театрлары сәхнәсеннән төшми һәм татар мәдәниятенең чын символына әверелде.

Бу спектакльнең труппасы — безнең әти-әниләр һәм яшьләр! Алар репетицияләргә вакыт табып, рольләрен өйрәнеп, балаларга татар театрының матурлыгын күрсәтү өчен зур хезмәт куйды. Аларга чын күңелдән рәхмәт!

Рольләрдә:
Мәйсәрә - Гүзәл Ахмадуллина Guzel Akhmadullina
Булат - Йосыф Сәләхетдинов Yusuf Salakhutdinov
Ишан - Марат Сәләхетдинов Марат Салахутдинов
Хәдичә - Лилия (Сираҗи) Каплан Liliya Sirazeeva
Мәрфуга - Алимә Сәләхетдинова Алима Салахутдинова
Сабира - Гөлназ Ариф Gulnaz Arif
Фазыйлә - Зарина Вильданова Zarina Vildanova
Галәви - Илдус Ахмадуллин Ildus Ahmadullin
Малай - Азамат Галимов Azamat Galimov

Бу спектакль шулкадәр матур һәм җанлы килеп чыкты ки, без иң яхшы өзекләрне генә сайлый алмадык. Шуңа күрә сезнең белән тулырак видеолар белән уртаклашырга булдык.

Көлә-көлә карагыз😂💜

#зәңгәршәл #татар

Adresse

Montreal, QC

Téléphone

+15146473218

Notifications

Soyez le premier à savoir et laissez-nous vous envoyer un courriel lorsque Alima Academy publie des nouvelles et des promotions. Votre adresse e-mail ne sera pas utilisée à d'autres fins, et vous pouvez vous désabonner à tout moment.

Contacter L'école

Envoyer un message à Alima Academy:

Raccourcis

Partager